Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербург татарлары Яңа елга багышланган онлайн-концертка чакыра
Анда Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Кырым, Европа, Австралиянең атказанган артистлары һәм иҗади коллективлары катнашачак.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 31 декабрьдә, 16.00 сәгатьтә, Санкт-Петербургта «Piter Tatar» yotube.com каналында «Петербугтан Яңа ел күчтәнәче» онлайн-концерты булачак. Анда Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Кырым, Европа, Австралиянең атказанган артистлары һәм иҗади коллективлары катнаша. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа ел онлайн-концерты программасына Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов, Динар Байтимеров, Ярамир Низаметдинов, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Зөфәр Гайнетдинов һ.б. чыгышлар була.
Программада шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы, танылган артистлар, иҗат эшлеклеләре, төбәк һәм ерак чит илләр татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Яңа 2021 ел белән котлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз