Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербург татарлары Тукай шигырьләрен уку буенча онлайн конкурс игълан итте
Конкурс 10 яшькә кадәрге балалар арасында үтә. Катнашучылар өчен географик чикләүләр куелмаган.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Тукай шигырьләрен уку буенча онлайн конкурс игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Вәкиллек онлайн конкурсны Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы белән берлектә башлап җибәрә. Конкурс Тукайның тууына 134 еллыкка багышлана.
Конкурс 10 яшькә кадәрге балалар арасында үтә. Катнашучылар өчен географик чикләүләр куелмаган.
Конкурска катнашучы балаларның чыгышлары Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталына урнаштырылачак. Нәтиҗәләр буенча конкурс комиссиясе җиңүчене билгеләячәк.
Шигырьләрне татар, рус һәм инглиз телләрендә укырга мөмкин. Видеоязмаларны #тукайвспб, #tukayvspb хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга була.
Видеоязмалар 30 апрельгә кадәр rav@piter.tatar и info@tatarspb.ru электрон адресына яки WhatsApp буенча 89111173540 номерына кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз