news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татарлары тормышын яктырта торган яңа портал эшли башлады

Сайтта татар чаралары календаре һәм афишасы, шулай ук татар төркемнәренең актуаль каталогы бар.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге татарларның тормышын һәм эшчәнлеген яктырту өчен яңа татарча мәгълүмати портал эшли башлады.  Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге сайты хәбәр итә.

Быел майда Вәкиллек шәһәрдәге һәм өлкәдәге татар оешмаларының чараларын һәм эшчәнлеген яктырту өчен мәгълүмати портал булдыру иницитивасы белән чыккан иде. Әлеге ресурс планлаштырылган һәм уздырылган чаралар турындагы мәгълүматны берләштерә. Ул Интернетта, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда төбәктәге татар оешмалары эшчәнлеген яктыртырга ярдәм итә, диелә бу хәбәрдә.

Бу проект Санкт-Петербургның татар иҗтимагый тормышы активисты Равил Закиров ярдәме белән тормышка ашырылган. Хәзерге вакытта https://piter.tatar порталының мәдәният һәм җәмгыять бүлекләре эшли. Башка темалар буенча да яңалыклар чыгару планлаштырыла.

Сайтта татар чаралары календаре һәм афишасы, шулай ук татар төркемнәренең актуаль каталогы бар. Шулай ук Вконтакте, Facebook, Instagram сәхифәләре, YouTube һәм Telegram каналлары эшләнелгән. Анда портал яңалыклары чыгып бара һәм язылучылар белән аралашу мөмкинлеге бар. Телгән һәркем порталда урнаштыру өчен яңалык яки анонс тәкъдим итә ала, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100