news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург татарлары теплоходка инвалидларны ял итәргә чакырган

Анда милләттәшләр ял итеп кенә калмый, үзара таныша һәм аралаша да.

(Казан, 11 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Санкт-Петербургта уздырылган теплоходтагы концертны инвалидлар һәм аз керемле гаиләләр дә тамаша кылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Рөстәм Хучашев хәбәр итте. 
 
"Теплоходта җирле татарлар беренче генә ял итүе түгел инде. Без биредә ял итеп кенә калмыйбыз. Алып баручыбыз Ярамир Низаметдинов барыбызны үзара таныштыра, аралашабыз", - диде Рөстәм Хучашев. 
 
Яшьләр өчен "Каракүл" теплоходында дискотека оештырлачак, Фин бугазына чыгу да планлаштырыла. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot