Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербург татарлары тарихын өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың яңа китабы чыкты
Әлеге китапны Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәкләр.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Бу атнада Санкт-Петербург татарлары тарихын өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың яңа китабы чыкты. Китап юл күрсәткече форматында «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап йөрү» дип атала. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китап авторы, туган якны өйрәнүче Альмира Таһирҗанова Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән очрашты. Очрашу барышында әлеге китапны Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү фикере дә яңгырады.
Бу китап авторның күпьеллык эше нәтиҗәсе, шулай ук аның Санкт-Петербург татарлары тарихы турында чыгарылган хезмәтләренең дәвамы булып тора. Китап шәһәрнең татар меценатлары акчасына һәм Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге ярдәмендә нәшер ителде.
Әлеге белешмәлектә татар-мөселман җәмгыяте тарихы буенча очерклар, музейларның эш сәгатьләре, елга һәм каналлар буйлап «Петербургтагы татарлар» темасы фрагментларын кертеп, сәяхәт итү турындагы мәгълүматлар тупланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз