news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татарлары сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Яңа ел белән котлады

Чакырылган кунакларга Татарстан Республикасы җитештерүчеләреннән азык-төлек җыелмалары һәм ТР Диния нәзарәте исеменнән «Каләм Шәриф» басмасы бүләк иттеләр.

Санкт-Петербург татарлары сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Яңа ел белән котлады
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Яңа ел алдыннан сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм камалышта яшәгән кешеләр белән очрашты. Кунакларны даими вәкил Ренат Вәлиуллин сәламләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бу хакта ул Фейсбуктагы аккаунтында хәбәр итте.

Кунаклар республика Вәкиллегенә рәхмәтләрен җиткерде. Алар Татарстанның үз геройларын, ватандашларын онытмавын һәм республикадан читтә яшәүче ветераннарга һәм блокадникларга даими игътибар бирүен әйттеләр. Шулай ук Санкт-Петербургтагы катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган истәлекле чараларны уңышлы уздырганы өчен Татарстанның Даими вәкиллегенә рәхмәт әйттеләр.

Чакырылган кунакларга Яңа ел бүләкләре — Татарстан Республикасы җитештерүчеләреннән азык-төлек җыелмалары һәм ТР Диния нәзарәте исеменнән «Каләм Шәриф» басмасын тапшырдылар. Даими вәкиллек ярдәме белән, ветераннарга, фронтовикларның тол хатыннарына һәм концлагерь тоткыннарына барлыгы илледән артык Яңа ел бүләге тапшырыла. Чаралар вакытында санитар-эпидемиологик иминлек таләпләре дә үтәлә.

«Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге коллективы якынлашып килүче Яңа ел белән котлый! Яңа алда сезгә һәм якыннарыгызга уңыш һәм яхшы кәеф юлдаш булсын, йортыгызда бәрәкәт, гаиләгездә тынычлык һәм мәхәббәт булсын. Гаилә иминлеге, бәхет һәм сәламәтлек телибез», — диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100