news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татарлары шәһәр урамына Тимур Сираҗетдинов исемен бирдерергә тели

Тимур Сираҗетдинов укыган мәктәп укучылар макулатура тапшырып акча җыеп, бинада мемориал ачканнар.

Санкт-Петербург татарлары шәһәр урамына Тимур Сираҗетдинов исемен бирдерергә тели
gov.spb.ru

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Санкт-Петербург татарлары шәһәрдәге Раздельная урамына  Россия герое Тимур Сираҗетдинов исемен бирдерергә ниятли. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Санкт-Петербург татарлары вәкиле Зәрия Хәсәнова хәбәр итте.

"Тимур Сираҗетдинов укыган 534нче мәктәп укучылары һәм ата-аналар мәктәп урнашкан Раздельная урамына Тимур Сираҗетдинов исемен бирү максаты белән яна", - ди Зәрия Хәсәнова.

Зәрия Хәсәнова хәбәр иткәнчә, Тимур Сираҗетдиновның исеме белән урамны атау омтылышы элек тә булган. "Әйтелеше авыр, дигән сылтау белән бу омтылыш яклау тапмады. Әмма бу теләкнең тормышка ашасына нык ышанган кешеләр, яңа сайланачак губернаторның бу эштә ярдәм итәсенә зур өметләр баглый", - диде ул.

Бу атнада әлеге мәктәптә Тимур Сираҗетдиновка бюст ачылган. Тантаналы чарага Тимурның якыннары, туганнары, көрәштәшләре һәм танышлары җыелган. Әлеге мемориалны ачу өчен 534нче мәктәп укучылары, макулатура тапшырып, үзләре акча җыйган.

  • Тимур Сираҗетдинов 1969 елның 20 гыйнварында Ленинградта татар гаиләсендә туа. Фрунзе исемендәге югары Ленинград тимер юл гаскәрләре һәм хәрби элемтә училищесында укый. Россия Юстиция министрлыгы эчке эшләр (ГУИН) капитаны була. Төньяк Кавказда контртеррористик көрәшләрдә катнаша. 2000 елда Комсомольское авылы өчен барган яуда яраланып, һәлак була. 
  • Тимур Сираҗетдинов Петербургның Серафимовск зиратында Дан аллеясына җирләнгән. Санкт- Петербург тимер юл сугышчылары хәрби-транспорт университеты каһарманнары аллеясында бюсты куелган. 2005 елда Санкт-Петербургның Выборг районындагы 534нче мәктәпкә Сираҗетдинов исеме бирелгән. Мәктәп музеенда аңа багышланган экспозиция эшли. Мәктәп бинасына мемориаль такта да куелган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100