news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татарлары Пискарев зиратына веноклар һәм чәчәкләр салды

Россиянең төньяк башкаласы өчен гитлерчылар белән көрәштә 18 меңнән артык татарстанлы башларын салган.

Санкт-Петербург татарлары Пискарев зиратына веноклар һәм чәчәкләр салды
piter.tatar

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 76 ел тулу уңаеннан тантаналы-матәм чарасы узды. Пискарев зиратына веноклар һәм чәчәкләр салуда Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин җитәкчелегендәге татар җәмәгатьчелеге катнашты. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасыннан Ана-Ватан монументына венок салганнан соң, ТРның Даими вәкиллеге делегациясе Татарстан Республикасы тарафыннан Пискарев зиратына куелган мемориаль плитага, Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өчен көрәштә һәлак булган Татарстан кешеләре истәлегенә чәчәкләр салды», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

2001 елда комплекста Хәтер аллеясы булдырылды, анда «Татарстан Республикасы. Ленинград блокадасын саклаган якташларыбызга мәңгелек истәлек» дип язылган мемориаль такта урнаштырылды һәм ачылды. Әлеге истәлекле такта Нева ярында урнашкан шәһәрне саклаганда үз гомерләрен биргән 18 меңнән артык татар һәм татарстанлылар истәлегенә багышланган.

Бүген Пискарево зиратында да Ленинградны блокададан тулысынча азат итүгә багышланган тантаналы чара узды. Анда РФ Федерация Советы башлыгы Валентина Матвиенко, РФ Президентының Төньяк-Көнбатыш округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Гуцан, губернатор Александр Беглов һәм башка рәсми затлар катнашты. Венокларны шулай ук дипломатик корпус, шул исәптән АКШ, Бөекбритания, Канада, Австралия, Чехия, Франция, Индонезия һәм башка илләр вәкилләре салды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100