news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург татарлары мини-футбол буенча ярышка әзерләнә

Мөселманнар арасында узачак турнир икенче тапкыр оештырыла.

(Казан, 5 август, "Татар-информ"). 17 август көнне Санкт-Петербургта мөселманнар арасында узачак мини-футбол буенча ярышта татарлар командасы катнашуы да көтелә. Бу хакта җирле милләттәшләрнең "Питер буйлары" оешмасы хәбәр итә. 
 
Турнир "Динамо" стадионында үткәреләчәк. Быел ул икенче тапкыр оештырыла. 
 
"Татар командасы өчен көч бирергә тамашачыларны көтеп калабыз", - диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot