news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татарлары Милли әдәбиятлар китапханәсенә китаплар бүләк итте

Санкт-Петербургтагы Милли әдәбиятлар китапханәсендә 2008 елдан “Татар кунак бүлмәсе” мәдәни проекты тормышка ашырыла.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) Санкт-Петербургтагы Милли әдәбиятлар китапханәсенә 10 ел тулды. Китапханәнең юбилей чарасында шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге дә катнашты, чөнки биредә татар әдәбияты да тәкъдим ителә, даими рәвештә “Татар кунак бүлмәсе” кичәләре, татар рәссамнары күргәзмәләре, милли бәйрәмнәр, мәдәни вакыйгалар үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.

“Татар кунак бүлмәсе” мәдәни проекты Даими вәкиллек тарафыннан 2008 елдан гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында китапханәдә өлкәдә яшәүче татарлар катнашында лекцияләр, фестиваль, әдәби бәйгеләр, очрашулар, иҗади мастер-класслар оештырыла.

Китапханәне юбилее белән Татарстанның Даими вәкиллеге, БДБ илләре консуллыгы вәкилләре, милли-мәдәни җәмгыятьләр тәбрик итте. Татар җәмгыяте исеменнән Сания ханым Курмакаева Габдулла Тукай шигырен сөйләп, татар җырын башкарган. Бәйрәм концертында Колпино шәһәреннән татар ансамбле дә чыгыш ясаган, ә Татарстанның Даими вәкиллеге китапханәгә татарлар турында яңа китаплар бүләк иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100