news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татарлары җәмгыяте тарихы турында китап тәкъдим ителде

Әлеге басмада филолог-тәрҗемәче, журналист Фәридә Нәҗмиеваның мәкаләләре һәм сынчы Винера Абдуллинаның фотографияләре урын алган.

Санкт-Петербург татарлары җәмгыяте тарихы турында китап тәкъдим ителде
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Воспоминаний караван влечет к душе ночной азан» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге басма - узган гасырның 80-90 елларында Санкт-Петербургта татар җәмгыяте үсеше тарихы турында уникаль китап. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу җыентыкка филолог-тәрҗемәче, журналист Фәридә Нәҗмиеваның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татарларының «Нур» газетасында, «История Петербурга», «Сөембикә» һ.б. журналларда төрле елларда басылган мәкаләләре, сынчы Винера Абдуллина эшләренең фотографияләре тупланган.

Фәридә Нәҗмиева 1981 елдан Петербург татарлар хәрәкәте активисты, шулай ук Ленинградта мәдәни үзәк оештыручыларының берсе булып санала. 

Әлеге китапта Төньяк башкала мөселманнары җәмгыятенең танылган эшлеклесе Мөхлисә Зарипованың биографиясе беренче тапкыр бирелә. Аның көрәштәше һәм дәвамчысы булган Фәридә Нәҗмиева үз мәкаләләрендә узган гасырның 80 нче елларында Ленинград татарлары хәрәкәтенең башында торган тарафдарлары турында сөйли.

Бу басма Санкт-Петербургның татар меценатлары Камил Хәйруллин һәм Рөстәм Сираҗетдиновның финанс ярдәме белән нәшер ителгән.

Чарада Санкт-Петербург шәһәренең һәм Ленинград өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге, авторларның дуслары һәм хезмәттәшләре катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100