Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербург татарлары һәвәскәрләр футбол уенына җыела
«Питер буйлары» татар-башкорт милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсе ватандашларын һәм барлык теләүчеләрне һәвәскәр футбол уенына чакыра. Бу хакта «Питер.татар» сайты хәбәр итә.
Беренче уен 25 апрельдә узачак. Оештыручылар теләсә нинди дәрәҗәдә катнашырга мөмкин дип ышандыра. Туп куарга теләгән кызларны да көтәләр.
Футбол уйнаудан тыш, катнашучыларны формаль булмаган шартларда җылы аралашу, дустанә атмосфера һәм татар-башкорт кунакчыллыгы көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз