news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург татар яшьләре Фин бугазы яр буенда Сабан туе үткәрә

Бәйрәм өч көн дәвам итәчәк.

(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Санкт-Петербургның татар яшьләре Фин бугазы яр буенда Сабан туен өч көн бәйрәм итәчәк. Бу хакта "Питер буйлары" милли мәдәни үзәге хәбәр итә.
 
Сабан туе  13-15 июль көннәрендә уздырылачак. Программада уеннар, конкурслар, бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр, учак янында җырлар, дискотека, көнгә өч тапкыр туклану, су коену, кыр мунчасында юыну каралган, диелә хәбәрдә. 
 
Бәйрәмгә барырга теләүчеләрдән үзләре белән палаткалар, йокы капчыклары, гигиена кирәк-яраклары алу сорала. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot