Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербург татар халык театры татар телендә детектив карарга чакыра
«Былбыл» театры (Санкт-Петербург) 2022 елда «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге»ндә Татарстан Республикасы грантларын бирү буенча конкурста җиңде. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.
Иҗади, җиңүче проект «Восемь женщин Роберта Тома говорят по татарски» дип атала. Ул француз язучысы Роберт Томның «8 хатын-кыз «(фр. Huit femmes) пьесасы буенча әзерләнгән. Ул 1958 елда язылган. Беренче тапкыр 1961 елда Парижда «Эдуард VII» театрында куела.
Россиядә пьеса популяр һәм аны «Восемь любящих женщин» исеме белән яраттылар.
2023 елның 20 маенда «РЫБАЦКИЙ» мәдәният йортында пьесаның татар телендә премьерасы көтелә. С.Зинурова тәрҗемәсе «Сигез йөрәк сере» дип атала.
Спектакль Балыкчылар проспекты, 2 нче йортта күрсәтеләчәк. Иң якын метро - Рыбацкое. 19.00 сәгатьтә башлана.
Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз