news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербург Татар мохтәрияте Петербург гузәлен сайлый
Әлеге мәдәни чара "Петербург гүзәле - 2010" не ачыклауга юнәлтелгән
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте, рәисе Рәис Яркәев, моңа кадәр милләттәшләр төньяк башкалада бер дә үткәрмәгән мәдәни чара оештырырга булды. Әлеге мәдәни чара "Петербург гүзәле - 2010" не ачыклауга юнәлтелгән.
Үзенчәлекле бәйгенең төп максаты - татар кызлары арасында гаилә кыйммәтләрен, милли һәм дини йолаларны саклаучы, киләчәктә яхшы хатын һәм ана булачак, шул ук вакытта, уңышка ирешүче, акыллы һәм заман ханымына әйләнәчәк сылуларны сайлау. Матурлык бәйгесендә татар җәмәгатьчелеге сәләтле, татар халкы мәдәниятен һәм гореф-гадәтләре, йолаларын белгән яхшы тәрбия алган, зыялы кызларны күрәчәк, дип өметләнә чараны оештыручылар. "Петербург гүзәле - 2010"не март аенда үткәрү күз уңында тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2