Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе яңадан татар теле курсларын башлап җибәрә
Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе Мәдәни үзәгендә (Чайковский урамы, 24 йорт, 6 кат) яңадан татар теле курслары башлап җибәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Беренче дәрес 5 октябрьдә 15:00 сәгатьтә КФУның Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәгендә методист-укытучы, Санкт-Петербургның «Ак калфак – Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова җитәкчелегендә узачак.
Барлык теләге булганнар: татар телен моңарчы беркайчан да өйрәнмәгәннәр һәм телне өйрәнүне дәвам итүчеләр чакырыла. Яшь буенча чикләүләр юк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз