Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербург Татар мәдәни үзәгендә түләүсез татар теле дәресләре башлана
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
22 сентябрьдә Санкт-Петербургта түләүсез татар теле курслары башлана. Дәресләр Санкт-Петербург Татар мәдәни үзәгендә (Чайковский ур., 24, 6 кат) уздырыла. Анда теләге булган һәркем килә ала. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Укыту теоретик һәм практик дәресләр формасында үткәрелә. Курсларда уку вакыты 3 ай билгеләнгән. Теоретик һәм практик дәресләрне Санкт-Петербургта Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәни үзәге татар теле укытучысы, тәрҗемәче-филолог, методист Фирая Рәшитова алып бара.
Дәресләр һәр якшәмбе көнне 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. Татар телен өйрәнергә яки камилләштерүне дәвам итәргә теләүчеләргә +7(911) 255-52-26 телефоны һәм fira-ya@mail.ru электрон адресы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз