news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татар мәдәни үзәгендә Рәшит Нәҗметдиновка багышланган шахмат турниры узды

12 ноябрьдә Санкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарлар арасында шахмат турниры узды. Турнир үз заманының күренекле шахматчысы Рәшит Нәҗметдиновның тууына 110 ел тулуга багышланган иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Турнирны оештыручылар аның балачактан шахмат уйнау теләге, аның шахмат үсешенә керткән өлеше турында сөйләде. Рәшит Нәҗметдинов 1950-60 нчы елларда Советлар Союзының иң кызыклы шахматчыларының берсе, халыкара мастер, татар телендә үз-үзеңне өйрәтә торган китап авторы була. Ул үзенең осталыгын үсеп килүче буынга тапшыра, Казан һәм Татарстанда җитди, көндәшлеккә сәләтле, профессиональ шахмат мәктәбенә нигез сала, диелә хәбәрдә.

Шахмат турниры идеясен тормышка ашыру белән СПБ «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Фирая Рәшитова шөгыльләнде. Ярышка 16 катнашучы җыелды, аның составына өлкән шахматчылар да, бик яшьләр дә керде. 

Шахмат уенын яратучы буларак, Татар мәдәни үзәге рәисе Рәис Яркаев шахматчыларны биш комплект шахмат такталары һәм сәгатьләр белән тәэмин итте. Аның урынбасары Шамил Алюшев турнирда узе дə катнашты һәм җиңүчеләргә һәм җанатарларга оппонентлар белән көрәштә лаеклы бүләкләр тапшырды.

Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Казан шахмат мәктәбе эшчәнлеге алдагы очрашулар өчен үрнәк булып тора. Барлык катнашучылар да уенда камилләшүне дәвам итү һәм киләсе тапкыр кабат җыелу теләген белдерделәр, дип яза ​Раилә Әхмәтова һәм Фирая Рәшитова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100