news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә Каюм Насыйрига багышланган онлайн-дәрес була

12 февральдә Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә, «Татар Кунак йорты»нда татар мәгърифәтчесе, әдәбиятчы, галим Каюм Насыйриның тормышына һәм иҗатына багышланган онлайн-дәрес була. Аны галимнең туган көне кысаларында Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты үткәрә.

Шулай ук Каюм Насыйри исемендәге Казан музеенда «Мәңгелек рыцарьлар. Каюм Насыйри» презентациясе була. Аны Каюм Насыйри музееның фәнни хезмәткәре, тарихчы Динә Хәбибуллина тәкъдим итәчәк, анда бөек мәгърифәтченең фәнни эшчәнлеге һәм шәхси тормышы күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Каюм Насыйри татар теле үсеше һәм аның рус теле белән якынаюы өчен күп эш башкарган, чөнки ул икетеллелекне үз халкының мәдәниятен үстерү ачкычы дип санаган. Ул грамматика, фонетика, тарих, физика, анатомия, гигиена, математика һәм хәтта аш-су буенча хезмәтләр авторы иде. Мәгърифәтче сүзлекләр төзегән һәм татар лексиконын яңа терминнар белән баетырга омтылган.

Моннан тыш, фикер иясе этнография белән шөгыльләнгән һәм талантлы фольклорчы булган. Ул татар халкы мәдәниятенең нигезен тәшкил итүче әкият, шигырь, әйтем, гореф-гадәтләр коллекциясен җыйган.

Аның хезмәтләре этнография җәмгыяте тарафыннан танылган, галим аның әгъзасы булып торган. Танып-белү мәгълүматларын да үз эченә алган календарь соңрак энциклопедик дип аталган. Насыйри эшенең башка юнәлеше әдәби иҗат булган. Ул өлкәннәр һәм балалар өчен гыйбрәтле хикәяләр язды.

Санкт-Петербургта Каюм Насыйри үзәге шулай ук «Мин үземнең вакыйгалар календарен язам» дигән остаханә әзерләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100