news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург Татар мәдәни үзәгендә ачык ишекләр көне була

Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясенең мәдәни үзәге базасында мәдәни-белем бирү проектлары сериясен уздыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге матбугат хезмәте яза.

Татар мәдәниятен үстерү һәм танышу даирәсен киңәйтү белән кызыксынган һәркемне чакырабыз. Тәкъдим һәм теләкләрне сөенеп кабул итәчәкбез, диелә хәбәрдә.

Ачык ишекләр көне программасында «Мәтрүшкә» нетворкингы — кунакларның танышуы һәм аралашуы; «Татарча тренинг» ачык дәресе — өй театры форматында татарча сөйләм дәресе; «Караш» бердәм исеме астында «Балам», «Без — татарлар», «Остаханә», «Фикер», «ТапКитап» проектларын тәкъдим итү каралган.

Очрашу 19 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Чайковский ур., 24нче йортта була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100