news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург шәһәренең Питер татар театрында премьера узды

Санкт-Петербургның Питер татар театрында «Замана чире» дип исемләнгән премьера тәкъдим ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Спектакльнең шәһәр үзәгендә урнашкан А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының колонналы залында куелуы үзе үк тамашага дәрәҗә өстәде. Шулай ук яшь театрның тәүге адымнарын атлаганда Татарстанның Санкт-Петербург каласында һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы белән теләктәшлектә эшләвен дә ассызыклап үтәргә кирәк», диелә хәбәрдә.

  • Питер татар театры 2023 елның сентябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә эшчәнлеген башлап җибәрә. 16 кешедән торган труппа төрле һөнәр ияләрен берләштерә: инженер, хореограф, медицина хезмәткәре, журналист, галим, тренер. Театрның җитәкчесе – Гүзәл Исмәгыйлева, режиссер – Линар Хаҗиев, хореограф – Эльмира Әхмәтова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100