Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербург шәһәренең Питер татар театры беренче спектаклен чыгара
Санкт-Петербург шәһәренең Питер татар театры беренче спектаклен әзерли. Коллектив 27 апрельдә бер пәрдәлек «Заман чире» трагикомедиясенең премьерасына чыгарачак. Спектакльнең режиссеры – Ленар Хаҗиев.
«Театр эшчәнлеген 2023 елның сентябрендә башлап җибәрде. Коллектив үз тирәсенә татар җанлы, театр сәнгатенә гашыйк затларны туплады. Безнең 16 кешедән торган труппада инженер, хореограф, медицина хезмәткәре, журналист, галим, тренер кебек төрле һөнәр ияләрен очратырга мөмкин», ди театр җитәкчесе Гүзәл Исмәгыйлева.
Театр җитәкчесе Гүзәл Исмәгыйлева һәм режиссер Ленар Хаҗиевны Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге дә кабул иткән. Очрашуда Питер татар театрының татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруда мөһим миссия башкаруына басым ясалган.
Спектакль Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының Колонналы залында була. Башлана - 18.30 сәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз