Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербург шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт‑Петербург шәһәрендә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр кысаларында Санкт‑Петербургта милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграция сәясәтен гамәлгә ашыру комитеты рәисе Олег Капитанов белән киңшәмә узды. Очрашуда шулай ук Санкт-Петербург Тышкы элемтәләр комитетының БДБ илләре һәм РФ төбәкләре идарәсе башлыгы Иван Бодак һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов катнашты.
Очрашуның төп темасы Санкт-Петербургта «Сабантуй-2025» бәйрәмен оештыру булды. Милли бәйрәм шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле вакыйга булырга вәгъдә итә. Фикер алышу барышында ике як вәкилләре дә татар халкының бай мәдәниятен һәм традицияләрен ассызыклау өчен чараны югары дәрәҗәдә уздыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз