Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербург шәһәре көнендә Татарстанның билгеле баянчысы Айдар Гайнуллин чыгыш ясаган
30 май көнне Санкт-Петербургның 322 еллыгы уңаеннан ачык һавада масштаблы гала-концерт булды. Оештыручылар билгеләвенчә, рекордлы сан – 350 мең тамашачы җыелган.. Шәһәр вице-губернаторы Борис Пиотровский ассызыклавынча, ел саен үткәрелә торган әлеге вакыйга петербурглылар һәм төньяк башкала кунаклары өчен традициягә әверелгән. Концерт программасында Татарстанның билгеле баянчысы, Татарстанның атказанган артисты Айдар Гайнуллин да чыгыш ясаган.
«Беренчедән, бу Санкт-Петербургтагы грандиоз вакыйга буларак истә калды. Шулкадәр масштаблы үтте. Минем уйлавымча, бу Россиядә үткән ачык һавадагы иң зур классик музыка концертларының берсе. Шулай ук Петербургның нәкъ үзәгендә, «Сарай мәйданы»нда («Дворцовая площадь») узуы белән дә уникаль чара ул. Сәхнәдә 150 гә якын кеше, шәһәр филармониясенең симфоник оркестры, хор, балет һәм төрле бию коллективлары, шуңа өстәп күп кенә илләрнең опера солистлары чыгыш ясады. Эмоцияләр искиткеч, публиканың энергетикасын тою да сәхнә әһеле өчен бик мөһим», – дип сөйләде Гайнуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Айдар Гайнуллин концертта 3 музыкаль композиция уйнаган. Ул шулай ук Татарстанны тәкъдим итүенә горурлык хисләре кичерүен билгеләде. «Тамашада Татарстаннан бердәнбер катнашучы булу да горурлык булды. Дөньядагы иң дәрәҗәле мәйданчыкларда чыгыш ясавым, татар халкы мәдәниятен күрсәтүем белән горурланам», – ди музыкант.

Быел бу концерт сәхнәсенә дөньякүләм опера һәм инструменталь музыка йолдызлары чыккан. Шул исәптән тенор Саннибой Дладлу (Көньяк Африка Республикасы-Германия), баритон Андрей Данилов (Россия-Германия) һәм Алихан Зейналла (Казахстан), сопрано Сара Бланш (Испания) һәм Нина Миносян (Әрмәнстан), шулай ук Россия башкаручылары — баритон Владислав Сулимский, меццо-сопрано Виктория Каркачева белән Алина Черташ чыгышлары булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз