news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург шагыйре Салават Шәмсетдинов: Татарлар берләшә алмый

«Без биредә үз телебездән оялабыз, Санкт-Петербургта татар теле «аксый», - диде татар активисты.

Санкт-Петербург шагыйре Салават Шәмсетдинов: Татарлар берләшә алмый
Зилә Мөбәрәкшина

Шагыйрь, прозаик, «Мгинские мосты» әдәби берләшмәсен гамәлгә куючы Салават Шәмсетдинов фикеренчә, Санкт-Петербургта яшәүче иҗат әһелләре берләшә алмый.

«Шагыйрь, язучылар арасында шундый сыйфат бар – һәркем юрганны үзенә тарта. Берләшергә кирәк, ләкин берничек тә берләшеп булмый. Без биредә үз телебездән оялабыз, Санкт-Петербургта татар теле «аксый». Үзем дә сөйләм телен генә аңлыйм, сөйләшә алмыйм. Шуңа күрә мондагы татарларга рус телендә язылган татар китаплары кирәк», - диде ул Татар милли-мәдәни автономиясендә Татарстан журналистлары белән очрашуда.

Аның әйтүенчә, татар әдәбиятын, менталитетын рус телендә популярлаштырырга кирәк. «Мәктәптә герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен укыдык. Әмма китапханәдән аның китапларын таба алмыйбыз. Җәлил генә түгел, Габдулла Тукай һ.б. китапларын да рус телендә укыр идек. Халыкның укыйсы килә, чөнки татар әдипләрен укып, исемнәрен ишетеп калучылар бар», - диде Салават Шәмсетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100