news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург рәссамы Азат Галимовның күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган.

Санкт-Петербург рәссамы Азат Галимовның күргәзмәсе ачылды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә рәссам Азат Галимовның күргәзмәсе рәсми рәвештә ачылды. Күргәзмә якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган. Бу хакта Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азат Галимовның иҗаты чынбарлыктагы сәнгатьне яратучылар арасында танылган. Аның исеме 2007 елда “Россиянең иң яхшы рәссамнары” каталогына кертелгән. Рәссамның күргәзмәләре Санкт-Петрбургта һәм чит илләрдә дә үткәрелгән. Ул үз осталыгын камилләштерүдән туктамый. 

Күргәзмә 6 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot