news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетеннән Коръән уку һәм бәйрәм вәгазен онлайн карарга мөмкин

Вазгыяткә бәйле рәвештә, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, балигъ булмаганнарга һәм авыруларга мәчетләргә йөрүдән тыелып торырга киңәш ителә.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). 31 июльдә Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете территориясендә, аның янәшәсендәге территориядә, шулай ук гыйбадәт бүлмәләрендә бәйрәм намазларын үкырга мөмкин булачак. Әмма анда барлык теләүчеләрне дә сыйдыра алмыйлар. Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш мөселманнары Диния нәзарәте рәсми сайтында шул турыдагы карар басылып чыккан. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Вазгыятькә бәйле рәвештә, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, балигъ булмаганнарга һәм авыруларга мәчетләргә йөрүдән тыелып торырга киңәш ителә. Дин тотучыларга уңайлы булсын өчен, Коръән уку һәм бәйрәм вәгазе турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Корбан чалуны 5.30 сәгатьтән башларга була, тик Санкт-Петербургта, шәһәр эчендә, корбан чалу катгый тыела, диелгән Диния нәзарәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100