news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә келәмнәрне алмаштырдылар

Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә.

Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә келәмнәрне алмаштырдылар
https://dsmr.ru

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә келәмнәрне яңарттылар.

Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дин тотучылар һәм белгечләр ярдәмендә тарихи вакыйга булды – мәчеттәге келәмнәрне алыштырдылар.

"Хәзер Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәгендәге төп мәчет кабатланмас яңа төс-кыяфәткә керде, чөнки Аллаһ йортын бизәгән келәм – мөселман дини объектларының төп атрибутларыннан берсе. Һичшиксез, бу Җәмигъ мәчете тарихындагы яңа этап һәм барлык мөселманнар өчен зур шатлык", диелә бу хәбәрдә.

Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot