news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург метросындагы терактта үлүчеләр саны 14кә җиткән

Хастаханәдә тагын бер кешенең гомере өзелгән.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Санкт-Петербургтагы метрода 3 апрельдә булган терактта үлүчеләр саны 14кә җиткән. Хастаханәдә авыр хәлдә булган зыян күрүченең гомере өзелгән. Бу хакта ТАССка шәһәрнең вице-губернаторы Анна Митянина хәбәр иткән. 

Әлеге мәгълүмат расланганчы ук, чәршәмбе көнне, шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чараларында, хастаханәдә Санкт-Петербург метросы терактында зыян күрүченең үлеме турында хәбәр ителгән иде. Әлеге фактны Анна Митянина да раслады. "Әйе, бер зыян күрүче вафат булды, раслыйм", – дигән ул. 

Искәртеп үтик, Санкт-Петербургта 3 апрельдә шартлау аркасында метро вагонында 13 кеше һәм террорчы һәлак булды, 50дән артык кеше яраланды.

11 апрельгә Санкт-Петербург метросында зыян күрүчеләр итеп 102 кеше танылды. 51 кеше, шул исәптән бер бала, дәвалау учреждениеләрендә. Терактта һәлак булган 13 кеше җирләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot