Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербург метросына шартлаткычны бер пассажир алып кергән – Россия тикшерү комитеты
Аның шәхесе инде ачыкланган, әмма тикшерү мәнфәгатьләрендә кем булуы әлегә хәбәр ителми.
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Санкт-Петербург метросында шартлаткыч җайланманы бер пассажир "эшкә җиккән" булырга тиеш, аның гәүдә калдыклары поезд вагонында табылган. Аның шәхесе инде ачыкланган, әмма тикшерү мәнфәгатьләрендә кем булуы әлегә хәбәр ителми, дип җиткергән Россия Тикшерү комитеты рәсми вәкиле Светлана Петренко. Бу хакта ТАСС җиткерә.
"Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга Россия Тикшерү комитеты һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы оператив хезмәтләренең уртак гамәлләре нигезендә шартлаткыч җайланманы бер пассажир "эшкә җиккән" булырга тиешлеге, аның гәүдә калдыклары поездның өченче вагонында табылуы җиткерелде, – дип билгеләп үтте ул. – Аның шәхесе инде ачыкланган, әмма тикшерү мәнфәгатҗләрендә ул әлегә хәбәр ителми".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз