news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург метросы терактындагы корбаннар саны 16га җиткән

Иртән хастаханәдә 1960 елда туган хатын-кызның гомере өзелгән.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). 3 апрельдә Санкт-Петербург метросындагы терактта зыян күрүчеләрнең тагын берсенең хастаханәдә гомере өзелде, дип хәбәр итте бүген шәһәр вице-губернаторы Анна Митянина. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"Җомга иртәсендә – 06:05 сәгатьтә авыр хәлдәге 1960 елда туган хатын-кыз үлде”, – дип язган ул социаль челтәрдәге шәхси битендә. Шулай итеп, шартлатучының үзен дә кертеп, теракт корбаннары саны 16га җиткән.

Искәртеп үтик, 3 апрельдә Санкт-Петербург  метро станцияләре арасында шартлау булды. Бомбаны тикшерү мәгълүматлары буенча, террорчы, Кыргызстан кешесе Әкбәрҗан Җәлилов шартлаткан. Алдан терактта 15 кеше үлүе, 50дән артыгы зыян күрүе турында хәбәр ителгән иде. Хастаханәдә 23 кеше дәвалана әле, дүртесенең хәле уртача авырлыкта, калганнарыныкы канәгатьләнерлек, диелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot