news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыятенә - 5 ел
Кыска гына вакытта милләттәшләр күп изге эшләр башкарды
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Шушы көннәрдә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара мәдәни-мәгърифәти Татар милли-мәдәни җәмгыяте оештырылуга 5 ел тулды. Рәисе Рәшит Мәһдиев булган җәмгыять, чагыштырмача зур булмаган чорда, күп изге эшләр башкарды. Биш еллык юбилей уңаеннан тантаналы кичә узды. Тәбрикләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Шамил Акбулатов, Татар җәмгыяте әгъзасы Юнис Локманов, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Россия Федерациясе Президенты каршындагы БР тулы вәкаләтле вәкиле Салават Гомәров, Россия Федерациясе вәкиллегенең Ленинград өлкәсендәге җитәкчесе, вице-губернатор Рәшит Исмәгыйлев, «Нур-Петербург» гәзите баш мөхәррире Сәлим Хәсәнов, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара мәдәни-мәгърифәти Татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Рәшит Мәһдиев, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин һәм Башкортстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Риф Сәхәбетдинов, Татар җәмгыяте әгъзалары чыгыш ясады. Кичә барышында узган 2009 елдагы эшләргә йомгак ясалды, бу елга план билгеләнде. Бәйрәм матур үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2