news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург мәктәбендә Муса Җәлилгә багышланган Батырлык почмагы ачылган

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова белән бергәләп Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына махсус проект әзерләгән.

Санкт-Петербург мәктәбендә Муса Җәлилгә багышланган Батырлык почмагы ачылган
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Калинин районындагы 146 нчы мәктәптә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган Батырлык почмагы һәм Хәтер стенды барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова белән бергәләп Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына махсус проект әзерләгән. Яшь буынны патриотик тәрбияләү максатыннан патриот шагыйрь язмышына багышланган Хәтер стенды ясалган.

Әлеге стенд өчен Люция Җәлилова гаилә архивында сакланган фоторәсемнәр һәм әтисе турында истәлекләр белән уртаклашкан. Батырлык почмагы өчен шагыйрьнең барельефын махсус заказ белән скульптор Винера Абдуллина иҗат иткән.

146 нчы мәктәптә Батырлык почмагы ачылу тантанасында Люция Җәлилова, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Калинин районы администрациясе вәкилләре, ветераннар, язучылар, шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге катнашкан. Ренат Вәлиуллин Люция Вәлиуллинага «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырган.

«Кунаклар бер минут тынлык белән Муса Җәлилне искә алдылар. Тантанада чыгыш ясаганда шагыйрьнең кызы күз яшьләрен тыя алмады. Ул мәктәп коллективына, Даими вәкиллеккә һәм тантанага килгән һәр кешегә тирән ихтирамын белдерде. Укучылар тантана өчен шигъри композиция әзерләгән иде», — дип хәбәр итә Даими вәкиллек.

Киләчәктә әлеге мәктәптә Муса Җәлил музее ачылырга мөмкин. Мәктәп администрациясе бу мөмкинлекне карый. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100