news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Санкт-Петербург җәмәгатьчелеге терроризмга каршы
Мәскәүдәге фаҗигале вакыйгалар уңаеннан Санкт-Петербург Хөкүмәте дә борчылу белдерә
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 31 март, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Мәскәүдәге фаҗигале вакыйгалар уңаеннан Санкт-Петербург Хөкүмәте дә борчылу белдерә. Губернатор Валентина Матвиенко региональ идарә җитәкчеләре, ГТХ, ФХХ, ЭЭМ, прокуратура, шулай ук, җаваплы комитетлар җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Губернатор җәмәгать транспорты, метрополитен, вокзал һәм кешеләр күп җыела торган урыннарда хәвефсезлек чараларын көчәйтергә кушты. Санкт-Петербург метрполитенына махсус инструкция җибәрелде, Пулково аэропортында да хәвефсезлек чаралары күрелә . Кичә Петербург мәдәният сарайларында спектакль һәм концертлар бер минут тын торудан башланды. Шәһәр Хакимияте каршындагы Мәдәният комитетында Мәскәү метросындагы шартлаулар айканлы шундый карар кабул ителде. Бу җәмәгатьчелекнең терроризмга каршы бердәм көрәшүен белдерүче чара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot