Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербург Китап йортында Ринат Вәлиуллин белән иҗади очрашу үтте
Әлеге чарада ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Санкт-Петербургның Нева проспектында урнашкан Китап йортында язучы, шагыйрь Ринат Вәлиуллин белән очрашу үтте. Әлеге чарада ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты.
Ринат Вәлиуллин укучыларга үзенең "Безумие" дигән яңа китабын тәкъдим итте, уңыш серләре һәм киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашты, дип хәбәр итә ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле матбугат хезмәте.
Тумышы белән Башкортстанның Салават каласыннан булган 46 яшьлек Ринат Вәлиуллин «В каждом молчании своя истерика», «Где валяются поцелуи», «Соло на одной клавише» романнары белән билгеле, әсәрләреннән өземтәләр интернет челтәрендә таралыш алган. Популярлыгы үсештә булган замандашыбызның иҗат җимешенең яңасы җәмгыятебез бозык көзгене хәтерләтә, монда нәрсәдер дөрес түгел, дип, укучыны объектив бәяләмә бирергә, уйланырга мәҗбүр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз