Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербург Император заводы ТАССРның 100 еллыгына фарфор сервиз ясаган
Татар орнаменты дизайнын Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, күн мозаика һәм фарфорга бизәк ясау остасы Наилә Кумысникова ясаган.
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург Император фарфор заводында ТАССРның 100 еллыгына татар чәй сервизы коллекциясен ясаганнар. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин YouTube челтәрендә үзенең «Яңа Тартария» каналында шул турыда сөйләде.
«Танылган Казан башлыгы кебек гөмбәз һәм бер үк вакытта касә формасы сакланган. Орнамент — Казан татарларының классик бизәкләре, лаләләр, алтын һәм көмештән бизәкләр», — дип сөйли Эдуард Хәйруллин.
Аның сүзләренчә, татар орнаменты дизайнын Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, күн мозаика һәм фарфорга бизәк ясау остасы Наилә Кумысникова ясаган. Бизәкләр алтын белән кулдан язылган.
ТАССРның 100 еллык юбилеена коллекция сервизы 100 данә генә ясалган, һәр предметның төбендә рәссамның автографы, нөсхә номеры, республиканың 100 еллыгы логотибы бар.
YouTube хостингындагы видеороликта Эдуард Хәйруллин уникаль фарфор эшләнмә җитештерүнең бөтен циклын (формага салу һәм яндырудан алып кыйммәтле сортлы агачтан ясалган тартмага салуга кадәр) күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз