news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург халкы яңа ел бәйрәмнәрендә сәяхәт өчен Казанны сайлый

Казанга петербурглылар яңа ел ялларына якынча 3 көнгә килә һәм биредә яшәүгә тәүлегенә уртача 3,2 мең сум тотачак.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Казан Санкт-Петербург халкының яңа ел бәйрәмнәрендә сәяхәт итү урынының беренче унлыгына кергән, дип хәбәр итә Tvil.ru торак броньлаштыру сайты.

Россия эчендәге юнәлешләр буенча беренче өчлектә Карелия, Ленинград һәм Вологод өлкәләре урын алган. Татарстан башкаласы тугызынчы урында.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Казанга петербурглылар яңа ел бәйрәмнәрендә ял итәргә уртача өч көнгә киләчәк һәм тәүлегенә яшәү өчен 3,2 мең сум тотачак. Карелиядә - 4 көн (3 мең сум), Ленинград өлкәсендә 3 көн (3,3 мең сум) ял итәргә уйлыйлар.

Рейтинг 30 декабрьдән 2018 елның 8 гыйнварына кадәр кунакханәләрне, фатирларны броньлаштыру мәгълүматлары буенча төзелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100