news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург фотографы «Татар халкы этнографик мозаикасы» бәйгесе бүләген алды

«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 – 2022 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2014 елдан бирле үткәрелә.

Санкт-Петербург фотографы «Татар халкы этнографик мозаикасы» бәйгесе бүләген алды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин «Татар халкының этнографик мозаикасы» конкурсында катнашып, махсус бүләк алган фотограф Линара Николашкинага диплом тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел конкурска Россия Федерациясенең 9 регионыннан 38 конкурсанттан 223 эш кабул ителгән.

Конкурс комиссиясе карары буенча «Халык-гамәли сәнгате. Гореф-гадәтләр һәм йолалар» номинациясендә «Сабантуй бизәкләре» эшләре сериясе һәм «Фото–документ. Киләчәк буыннарга юллама. 21 гасыр иҗат яшьләре» номинациясендә «Европага тәрәзә» эше өчен өчен Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә Линара Николашкина (Ленинград өлкәсе) лаек булган.

«Сабантуй бизәкләре» эшләре сериясе 2019 елның 29 июнендә Самара өлкәсенең Камышлы авылында X Бөтенроссия авыл Сабантуе кысаларында эшләнгән.

Бәйгене Татарстан Мәдәният министрлыгы уздыра. «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 – 2022 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2014 елдан бирле үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100