news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург эшкуарлары Казанга китте

Төньяк башкалада узган ел азагында эшлекле "ЛенПетроТат" клубы оештырылган иде

(Санкт-Петербург, 15 февраль, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Төньяк башкалада узган ел азагында эшлекле "ЛенПетроТат" клубы оештырылган иде. Клуб Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүче сиксәннән артык әгъза - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе эшкуарларын берләштерә. Әлеге иҗтимагый оешманың максаты төрле яклап Татарстан Республикасы белән ике яклы сәүдә - икътисади хезмәттәшлеккә ярдәм итү һәм төньяк - көнбатыш төбәктә клуб әгъзалары эшкуарлыгын үстерү. Клуб президенты итеп ААҖ "Татнефть"нең "Татнефть - АЗС -Көнбатыш" генераль директоры Рәис Яркәев, вице-президенты итеп Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин сайланды. Менә шушы Санкт-Петербург белән Татарстан Республикасы арасында төзелгән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә яраклы рәвештә бүген Петербург эшкуарлары Казанга килә. Татарстан Республикасының сәүдә - икътисади палатасында эшлекле очрашу үтәчәк. "Түгәрәк өстәл" артында ике арадагы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак. Санкт-Петербург эшкуарлары делегациясенең берничә предприятиедә булуы, "электрон товар-мәгълүмат системасы"ның исем туенда катнашуы күз уңында тотыла. Планда республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу да каралган, анда ике арадагы киләчәктәге хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алышыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot