news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт - Петербург академия Капелласында Ф.И. Шаляпин кичәсе

Концертта Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры башкаруында татар һәм урыс композиторлары әсәрләре яңгырады

(Санкт-Петербург, 16 февраль, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт - Петербургның академия Капелласында Ф.И. Шаляпинны искә алу уңаеннан Казан артистлары концерт куйды. Бу зур мәдәни чараны Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте ( рәисе Рәис Яркәев) Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге (даими вәкил Шамил Әхмәтшин) белән берлектә оештырды.
Таләпчән Петербург тамашачысы ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры башкаруында татар һәм урыс композиторлары иҗат иткән моңнарны дулкынланып тыңлады. Ф.И.Шаляпин репертуарындагы әсәрләрне Зур театр солисты Алексей Тихомиров башкарды. Концертны Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисткасы Светлана Захарова алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100