Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкцияләр сәбәпле, Кыргызстанда «Мир» карталарына хезмәт күрсәтү туктатыла
5 апрельдән Кыргызстанда «Мир» карталары эшләми башлый. Моңа АКШ керткән санкцияләр сәбәп булган. Бу хакта ТАСС «Элкарт» түләү системасы операторына сылтама белән хәбәр итә.
«Банкара процессинг үзәге» ЯАҖ («МПЦ» ЯАҖ) икенчел санкцияләр куркынычын минимальләштерү максатыннан «Элкарт» илкүләм түләү системасының өзлексез эше гаранты буларак, 2024 елның 5 апреленнән «Мир» банк карталарының үз инфраструктурасында хезмәт күрсәтүне туктатуы турында хәбәр итә», диелә хәбәрдә.
Шул рәвешле, бу көннән башлап кулланучылар терминалларда карта белән түли, электрон коммерция хезмәтләрен файдалана, банкоматлардан акча ала, картадан картага акча күчерә алмаячак.
Кыргызстан территориясендә «Элкарт» карталары һаман да бернинди чикләүләрсез барлык банк җайланмаларында хезмәт күрсәтәчәк», дип билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз