Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкцияләнмәгән юл белән мал һәм терлекчелек продукциясе кертүнең 16 очрагы ачыкланган
Быел Татарстанда санкцияләнмәгән юл белән мал һәм терлекчелек продукциясе кертүнең 16 очрагы ачыкланган.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Артур Заһидуллин әйтте.
«Тула-1» һәм «Малиновка» постларында дежурлык оештырылган. Барлык машинаны да туктатып булмый, билгеле, шулай да шушы постларда Россиянең төрле төбәкләреннән документсыз гына терлек кертү очраклары булды, хәтта бруцеллез таралган төбәкләрдән дә. Закон бозучылар терлекне урыннарга илтсә дә, барыбер документсыз икәне ветеринария хезмәтенә билгеле булачак», - дип сөйләде белгеч.
Ул быел 2 меңнән артык транспорт чарасы каралганын, 20 баш терлек, 6 тоннадан артык терлекчелек продукциясе санкцияләнмәгән юл белән кертелгәне ачыкланганын әйтте. Хокук бозучыларга мәҗбүри таләпләрне бозарга ярамау турында кисәтүләр ясалган.
«Быел идарә тарафыннан терлекчелек комплексларына барып 20 тикшерү оештырылды. Шул исәптән 19 тикшерү - мөгезле эре терлектә лейкоз буенча карантин булган хуҗалыкларда. Профилактикага зур игътибар бирелә. Таләпләрне бозарга ярамавы турында 342 искәртү чарасы үткәрелде. Хилафлыклар буенча 27 административ эш кузгатылды, хилафлыкларны бетерү турында 18 кисәтү кәгазе бирелде», - диде Артур Заһидуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз