news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сания Хәлиуллина: Таһир Якуповның исемен үзе исән вакытта ук оныттылар

Сания Хәлиуллина: Таһир Якуповның исемен үзе исән вакытта ук оныттылар
Рамил Гали

Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның бертуган апасы Асия Якупованың классташы Сания Хәлиуллина җырчының исемен үзе исән вакытта ук оныттылар дип саный.

«Гастрольдә йөргәндә, «Таһир җырлый» дип, халык агылып килсә дә, Таһирның хезмәт хакы бик кечкенә булган, аны исәпкә дә санамадылар. Таһир вафат булганнан соң, түбәтәен күтәреп филармониягә бардым. Витринагызга куя алмассызмы, дидем. Кызганыч, урын юк, дип, алмадылар. 13 ел Таһирның әйберләрен сакладым: шифоньердан алып гастрольдә үзе белән алып йөрткән үтүгенә кадәр. Хәзер алар Теләченең туган як музеенда», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Сания Хәлиуллина Таһир Якуповның Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлавын, аннан соң филармониянең эстрада бүлегендә эшләвен искә алды. «Эстрада юнәлешенә китеп Таһир ялгыш эшли», – диделәр. Ансамбльдә генә каласы булган икән үзенә. Филармониядән эшеннән куылгач, 80нче мәктәп янында хатыны Гүзәл белән көнбагыш саттылар», - диде ул.

  • Таһир Абдулла улы Якупов – 1946 елның 13 маенда Казанда гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була. 1999 елның 2 ноябрендә вафат. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100