news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сания Хәлиуллина: Казанның бер урамын Таһир Якупов исеме белән атарга кирәк

Сания Хәлиуллина: Казанның бер урамын Таһир Якупов исеме белән атарга кирәк
Рамил Гали

Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның бертуган апасы Асия Якупованың классташы Сания Хәлиуллина Казанның бер урамы Таһир Якуповның исемен йөртергә тиеш дип саный.

«2017 елда Таһир Якупов яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Казанның бер урамына да исеме бирелсен иде. Бөтен теләгем - шул. Күпме йөреп тә, шуңа ирешеп булмады. Таһирны Теләчедә зурлыйлар, ел саен «Җирдә каласы килә җыр булып» дигән искә алу кичәсе уздырыла, Теләчедә бер урамга Таһир Якупов исемен бирделәр, Давыт әфәндегә рәхмәт, музейда Таһир Якуповның әйберләренә урын да табылды. Ә Казанда аңа һаман да урын юк», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Сания Хәлиуллина Таһир Якупов каберенә таш куйдырткан Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга, «Аксу» студиясе җитәкчесе, продюсер Рөстәм Сәрвәровка Таһир Якуповның җырларыннан торган диск чыгарганы өчен рәхмәт әйтте.

«Таһир, мин, аның бертуган апасы Асия – без 12нче мәктәптә укыдык. Асия белән ахирәт дуслар булдык. Бер-беребездән ерак тормадык, йөрешә идек. Таһирның кечкенәдән үк җыр-моңга сәләте булды. Мәктәптә укыганда да гел җырлап йөрде ул. Тәнәфестә коридор буйлап җырлый-җырлый килер иде. Мәктәптә аны бик хөрмәт иттеләр. Әни: «И кызым, бигрәк моңлы бала бу, гомере кыска булыр, ахры», – дия иде. Кыска гомерле булды шул», - дип искә алды ул.

  • Таһир Якупов – 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат була. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100