news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сания Ишморатова: Шыгырданда “Бишек туе” юк, бездә дини йолаларга өстенлек бирелә

Сания Ишморатова - V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегаты, Чувашиянең Батыр районындагы Шыгырдан авылы мәктәбендә татар теле укытучысы.

Сания Ишморатова: Шыгырданда “Бишек туе” юк, бездә дини йолаларга өстенлек бирелә
Александр Эшкинин

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын Чувашиянең Батыр районыннан килгән укытучы Сания Ишморатова “Бик файдалы чара”, дип бәяләде. “Менә Балтачка барып, Бишек туе йоласын өйрәнеп кайттык. Инде шуны үзебездә дә эшләп карыйсы килә”, - ди ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Сания Ишморатова - V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегаты, Чувашиянең Батыр районындагы Шыгырдан авылы мәктәбендә татар теле укытучысы.

Бер региондагы татарларның милли йоласы башка як татарлары күңеленә ятамы? Тарихтан һәр төбәкнең үз йоласын чыгарып, шуны яңарту уңышлырак булмасмы? Әлеге сорауларга җавап итеп Сания ханым Чувашия татарларында, нигездә, дини йолаларның үтәлүен, милли йолаларның бигүк кулланылмавын әйтеп узды.

Ул Шыгырдан авылында халыкны үзешчән сәнгатькә тартуы авыррак икәнлеген дә ассызыклады, чөнки биредә татарлар эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, җырлап йөрүне бушка вакыт үткәрүгә саный ди.

Сания ханым Ишморатова башка төбәк татарларында милли йоланың ничек үткәрелүен карап, аннары үз якларындагы традицияләргә нигезләнеп үткәрергә мөмкин, ди.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100