news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сания Әхмәтҗанова: Бала телне "читтән торып" өйрәнә алмый

20 ел стажлы педагог: "Яңа технологияләр дә кулланырга кирәк, әмма тел өйрәтүдә иң нәтиҗәле алымнар ул - сөйләтү, укыту, яздыру", - ди.

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Кичә, 10 ноябрьдә, бер төркем татар шагыйре Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге – Арча педагогия көллияте студентларына дәрес бирде. Ул “Язучы дәрес бирә” республикакүләм әдәби-мәдәни проект кысаларында гамәлгә ашырылды.

Проектта катнашучылар арасында укытучы-шагыйрә, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар телендәге хәбәрләр сайты редакторы Сания Әхмәтҗанова да бар иде. Әйтергә кирәк, Сания Әхмәтҗанова – дипломлы укытучы. Ул 20 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, аннан соң 17 ел “Мәгариф” журналында эшләгән.

Шагыйрә бүгенге әдәби-мәдәни проект кысаларында уздырган дәресендә Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев иҗаты аша укучыларга туган телнең дәвасын, шифасын, сихәтен төшендерергә омтылды. Укучыларның үз-үзен тотышыннан, дәрестә бирелеп эшләүләреннән күренгәнчә, моңа иреште дә.

"Укытучы дәрес буе күпме генә сәнгатьле, дөрес итеп, хак сүзләр сөйләсә дә, бала телне "читтән торып" өйрәнә алмый. Укучыга туган телдә уйларга, фикер йөртергә, нәтиҗә ясарга җирлек тудырырга, әдәбият дәресләрендә геройлар теле белән сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Тел өйрәтүдә заманча технологияләр кулланабыз куллануын, әмма күптән сыналган иң үтемле алымнар ул - укучыны дәрестә сөйләтү, укыту, яздыру. Бала дәрестә укытучыга караганда телен күбрәк эшләтергә - сөйләшергә тиеш. Шул вакытта гына анда әдәби сөйләм формалаша. Һәм бу - мин ачкан яңалык түгел", – ди Сания Әхмәтҗанова. 

М.Галиевнең Сания Әхмәтҗанова дәрескә сайлап алган "Туган тел сихәте" поэмасында Гөлҗиһан әби образы бар. Аның язмышы турындагы бәянны студентлар йотлыгып тыңлады. Гөлҗиһан  -  узган гасырның 50 нче елларында Үзбәкстанга эшкә китеп, 40 елдан соң, телен онытып, диненнән читләшеп кайткан герой. Начар авыруга дучар булгач, туган ягына кайтып, тәненә генә түгел, җанына, рухына дәва таба ул. Телен яңадан "өйрәнә", ислам динен кабул итә, абыстай һәм дәрәҗәле әби булып, шактый озын гомер кичерә.

Сания Әхмәтҗанованың дәресе башка шагыйрьләрнекеннән бер ягы белән аерылып торды: ул балаларны дәрестә, чыннан да, эшләтте. Заман таләпләренә туры китереп, дәрескә презентация дә ясаган, М.Галиевнең поэма эчтәлегенә аваздаш булган "Кайту" җырын да алып кергән. Студентларга олпат язучының үзе укуында "Туган тел" шигырен дә ишеттерде. Дәрес барышында шигырьдәге аңлашылмаган сүзләрне аңлату, аларны дөрес итеп әйттерү юнәлешендә дә эш барды. Студентларны төркемнәргә бүлеп, шигырьне ятлатып, сәнгатьле уку ярышы да оештырылды.

“Укытучы карьерасына нокта куюыма 17 ел инде, әмма төшемдә әле дә дәрес биргәнемне күрәм. “Эх, ничек кенә, ичмасам, тагын бер генә дәрес бирергә, дип хатирәләргә бирелеп йөри идем, – дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Укытучылык – минем канымда. Танышларым да: “Укытучы булып тугансың син”, - диләр иде. Ниһаять, бәхет елмайды. Шуны да әйтим: үземнең бүген мәктәпкә тагын да ныграк кирәк булуымны тойдым. Бераз яшьрәк булсам, ике дә уйламыйча, укытырга кире кайтыр идем, – диде ул.

Искәртеп үтик, Сания Әхмәтҗанова үзе дә Арча педагогия көллиятендә белем алган. Ул монда 1977-1981 елларда укыган. “Арча педучилищесы безне чын педагоглар итеп әзерләгән икән”, - диде ул.

Сания Әхмәтҗанова 131нче төркем студентлары яныннан канәгатьләнү хисләре белән чыккан. “Үзем дәрес биргән төркемдәге укучыларның, әлегә телне үтә камил белмәсәләр дә, татар рухлы, татар җанлы булуларын күрдем. Аларда тел “оеткысы” бар, әби-бабаларыннан, әти-әниләреннән кан белән күчкән татарлык яши. Һәр сүземне, ымымны зур кызыксыну белән “йотып” утырды алар. Миңа охшатып сөйләргә тырышты. Аларда авыл балаларына гына хас оялчанлык, әдәп, укытучыга илтифат тоеп, куанып та куйдым: өмет өзәргә иртәрәк әле. Саклыйсы иде шушы татарлыкны, үстерәсе, яшәтәсе иде. Кыска гына 45 минут эчендә мин әле тагын бик озакка җитәрлек бәхетле мизгелләр яшәдем. Милләтем, телебез өчен тагын да зуррак җаваплылык тоеп кайттым Арчадан, – диде шагыйрә.

Исегезгә төшерәбез, кичә Арча педагогия көллиятендә “Язучы дәрес бирә” республикакүләм проекты узды. Анда Татарстанның 7 һөнәри уку йортыннан татар теле укытучылары да килгән иде. Әлеге проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте коллективы тарафыннан быел өченче тапкыр гамәлгә ашырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100