news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сания Әхмәтҗанова: Бүгенге балаларга ничә яшьтә булуың, күпме акча алуың да кызыклы

Сания Әхмәтҗанова: Бүгенге балаларга ничә яшьтә булуың, күпме акча алуың да кызыклы
Сания Әхмәтҗанова

Шагыйрә, ветеран укытучы Сания Әхмәтҗанова фикеренчә, хәзер балаларга шагыйрьнең ничә яшьтә булуы, күпме акча эшләве, машинасының маркасы кебек сорауларга җавап ишетү кызыклы.

«Балалар бик аралашучан. Сөйләшик дигәч, тәрбиячеләр кайчак: «Без алдан сораулар әзерләмәдек шул» дип, уңайсызланып куя. Әмма бүгенге балаларга сорауны алдан өйрәтеп куясы юк. Җавап бирә алмаслык үтә шәхси сорау биреп куюлары да бар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Арчаның 11 нче «Күбәләк» балалар бакчасында булган очрашудан соң.

Музыкаль-әдәби кичә Татарстан Язучылар берлегенең мәгариф учреждениеләрендә очрашулар циклы уңаеннан «Укытучылар һәм остазлар елы»на, шулай ук шигърият бәйрәме алдыннан якташ каләм әһелләре иҗатын барлау, танытуга багышланган.

Сания Әхмәтҗанова, үзе дә элекке мәгариф хезмәткәре буларак, Айгөл Зөбәерова җитәкләгән педагоглар коллективының эше белән танышкан. Шагыйрә методист, өлкән тәрбияче Дилә Абдуллина белән балалар бакчасының туган як һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, спорт, музыка, табигать, иҗат һ.б. юнәлешләрдә белем һәм тәрбия бирә торган махсус җиһазландырылган бүлмәләрен караган, балалар белән якыннан аралашкан.

«Тәрбия юнәлешләрендә бик үзгәреш булмаса да, хәзерге балалар бакчасы эш алымнары, эчтәлеге ягыннан мин эшләгән чордагыдан аерыла. Хәтта бер бакча белән икенчесе дә бер-берсенә охшамаган. Бизәлештә, эш төрләрендә «өстән» кушылган иске калыплар кулланылмаганлыгы күренеп тора. Һәр тарафта балаларның һәм педагогларның иҗатына, шәхси үзенчәлегенә киң урын бирелгән», - диде шагыйрә.

Аның әйтүенчә, хәзерге тәрбиячеләр көн дә хәрәкәттә яшәргә, атнага берничә чара уздырырга әзер булып торырга тиеш. «Элеккечә үз җаеңа, үз планың белән эшләп кенә булмый. Бәйге, конференцияләр, тәрбия эше күз иярмәс тизлектә бер-берсен алыштырып кына тора», - диде Сания Әхмәтҗанова.

«Язучылар берлеге планы буенча, без соңгы вакытта милли дип йөртелгән мәгариф учреждениеләренә йөрибез. Татар телен бик яхшы белгән нәниләр, акцент белән сөйләшүчеләре дә, аңлап бетермәгәннәре дә бар. Баланы нәүмиз итмәс өчен, авыр сүзләрне аңламауларын күзләреннән күреп, русчага тәрҗемә итәм. Мондый ачык чараларда телне яхшы белгән балалар күбрәк чыгыш ясаса да, заманыбызның «туган телсезлек» проблемасы кискен торганын яшерә алмыйбыз», - диде ул.

Чарага килгән педагоглар фикеренчә, Сания Әхмәтҗанова талантлы шагыйрә булу өстенә, үзенең нәниләр белән уртак тел таба белү, чараны оештыручы якташларына рухи теләктәшлек итү осталыгын да күрсәткән. Алар очрашуда якташ шагыйрәләре турында бай өстәмә мәгълүмат алуларын, аның иҗатын яңа яктан ачуларын әйтте.

«Телнең хәзерге торышы аяныч булса да, күпмедер вакыттан соң «богаулар» кабат бераз бушатылыр дип өметләнәм. Тарих кабатланыр, яңадан «кече» милләтләргә бераз сулыш алырга мөмкинлек бирелер. Әмма халкыбызның үзәк-төшен тәшкил иткән чын милли шәхесләребез азая бара. Шунлыктан милләтнең киләчәгенә өмет уты да элеккедән сүрәнрәк», - диде шагыйрә.

Арчаның бер төркем балалар бакчалары җитәкчеләре, тәрбиячеләр, балалар катнашында «Арча кызы – Гәрәбә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелгән. Бәйрәмдә Арча мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия эшләре буенча методисты Алинә Иманаева катнашкан. Ул укытучы-шагыйрә Сания Әхмәтҗановага район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров исеменнән Рәхмәт хаты тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100