Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Санитария икеайлыгы барышында Татарстан экологлары авиаочышлар үткәрә
Татарстанда санитар-экологик икеайлыкта республикада яшәүче 10 меңнән артык кеше катнашты. Республика экологлары апрельдә авиаочышларга кереште. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Табигатьне саклау ведомстволары 65 хокук бозу очрагын ачыклаган, шуларның 21е калдыкларны санкцияләнмәгән чүплеккә ташлау очрагы. 3 апрельдә территорияне һавадан күзәтү эшләре башланды. Беренче авиаочыш барышында Питрәч, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары һәм Чаллы тикшерелде», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Чүплекләр турындагы мәгълүмат Татарстанның битараф булмаган кешеләреннән килә. 1 апрельдән республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 119 мөрәҗәгать кергән. Гаризаларның күп өлеше (62) санкцияләнмәгән чүплекләргә кагыла, су объектларының (15) һәм һаваның (25) пычрануына шикаятьләр бар.
Санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башланды. Экомарафон «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм буларак үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз