news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санитар таләпләр үтәлмәү сәбәпле, Нурлатта балалар лагерендә азык складын япканнар

Нурлатта суд приставлары «Заречный» балалар лагере өчен азык-төлек сакланган складны япты. Мондый чаралар Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) тикшерүеннән соң кабул ителгән.

«Татар-информ»га Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бина кимерүчеләрдән сакланмаган, ә эчендә үле тычканнар табылган. Барлык азык-төлекне шундук башка урынга күчергәннәр, ләкин эш судка кадәр барып җиткән.

Нурлат район суды туклану операторы барлык хокук бозуларны төзәтергә өлгерсен өчен складны 60 көнгә ябу карарын чыгарган.

Хәзер операторның барысын да төзәтер өчен ике ай вакыты бар. Шуннан соң гына складны яңадан куллана алачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot