news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санитар-экологик икеайлыкта җыйган штраф акчасы табигать саклау өчен тотылачак

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры сүзләренчә, былтыр санитар-экологик икеайлык вакытында җыелган штрафларның гомуми күләме 5 млн сумнан артып киткән.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда узачак санитар-экологик икеайлык барышында җыелган штрафлар табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларга тотылачак.

«Былтыр санитар-экологик икеайлык вакытында җыелган штрафларның гомуми күләме 5 млн сумнан артык иде. Әлеге штрафлар муниципаль берәмлекләрдә табигать саклау чараларына юнәлтелгән. Быел да шулай итәчәкбез», — диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт Йортында узган брифингта.

Аның сүзләренчә, узган елда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне бозган өчен экологик икеайлык барышында меңнән артык административ беркетмә төзелгән.

«2020 елда икеайлык чорында күзәтчелек органнары республика буенча 3 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклады, административ хокук бозулар турында меңнән артык беркетмә төзелде. Монан тыш, меңгә якын санкцияләнмәгән чүплекнең 96 проценты муниципаль берәмлекләр тарафыннан юк ителде», — дип өстәде Александр Шадриков.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлануы турында язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100